Нинди эчемлек онкология китереп чыгара?
Газировка диабет һәм йөрәк авырулары ихтималын да арттыра.
Табиб Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгәнчә, газлы эчемлекләр шикәр авыруы, йөрәк авырулары һәм онкология дә китереп чыгарырга мөмкин.
«Бу — зур авыруларга юл инде. Остеопороздан башлап, онкология һәм йөрәк авыруларына кадәр», — ди Мясников.
Шул ук вакытта ул иң куркынычсыз эчемлекне дә атый. Бу — гади су. Шулай да суны да чама белән генә — организм сораганда да гына эчәргә кирәк, дип искәртә ул.