Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди документларны чыгарып ташларга ярамый?

news_top_970_100
Нинди документларны чыгарып ташларга ярамый?
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

Юрист чыгарып ташларга ярамый торган документларны әйтте. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Шәхесне раслый торган документтан тыш, һәр гражданинның ташларга ярамый торган тагын берничә документы бар. Юрист Василий Данилов «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, бу әйбер яки хезмәтләр сатып алу турында чеклар. Нәкъ менә чек сатып алганда акча түләүне раслый.

Шулай ук бу исемлеккә килешүләр керә. Килешү кәгазьләре аның шартларын, түләү срокларын, эшләр яки хезмәтләр исемлеген билгели. Судта хокукларны якларга туры килгән очракта, килешү кәгазе булмаса кыенрак туры киләчәк.

Юрист сүзләренчә, таныклыкларны, килешүне терки торган выписка һәм белешмәләрне сакларга кирәк. Бу аеруча күчемсез милеккә, транспорт чарасына хокукны билгели торган, мираска хокукны раслый торган документларга кагыла.

Әлеге документларын кабат ясату катлаулы. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100