Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди дарулар инфаркт һәм инсульт китереп чыгара?

Табиб Мясников тел астына куя торган даруларны эчкәндә сак булырга куша.

news_top_970_100
Нинди дарулар инфаркт һәм инсульт китереп чыгара?
pixabay.com

Табиб Александр Мясников «О самом главном» тапшыруында тел астына сала торган даруларның куркынычы турында аңлатты.

Аның сүзләренчә, кан басымын төшерү өчен тел астына гына сала торган даруларның инфаркт һәм инсульт китереп чыгаруы ихтимал.

«Кан басымын кисәк кенә төшермәгез. Сездә криз икән, тел астына сала торган бер дару да эчәргә ярамый. Ашыгыч ярдәм дә, сез үзегез дә моны эшләргә тиеш түгел», — ди ул.

Мясников сүзләренчә, мондый даруларны үз белдегең белән эчү, йөрәкнең коронар тамырларында перфузион басым кимү сәбәпле, инфаркт, инсульт яки кискен бөер җитешсезлеге китереп чыгарырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100