
Аллаһының күпсанлы яралткан мәхлуклары арасында бу дөньяда шундый бер җан иясе бар ки, аның Аллаһ биргән бәрәкәте бөтен кешелек өчен ачык күренә. Бу мәхлук баш бармак зурлыгыннан кечерәк, ләкин аның безнең иминлек, җәмгыять һәм икътисад өчен файдасы бик зур. Бу гаҗәеп җан иясе – бал корты. «Islam today» сайтында шул хакта язалар.
Бу бөҗәккә Коръәндә тулы бер сүрә багышланган. Аллаһы бөтен кешелек өчен дару иткән матдәне бал кортлары җитештерә.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди:
«[Расүлем!] Синең Раббың бал кортына вәхи итте: «Тауларда, агачларда һәм [кешеләр төзегән] корылмаларда оялар кор.
Шуннан соң, һәртөрле җимешләрдән туклан һәм Раббың җиңеләйткән юлларда йөр». Аларның карыннарыннан [ел фасылларының, чәчәкләрнең, бал кортларының яше үзгәрүгә бәйле] төрле төсле һәм кешеләр өчен шифа булган бер эчемлек чыга. Һичшиксез, боларда фикер йөртүчеләр өчен билге бар».
«Ән-Нәхл / Бал кортлары» сүрәсе, 16:68-69
Бу аятьләрдә Аллаһы Тәгалә балның универсаль шифа бирү үзлеген күрсәтә. Билгеле булганча, күп хайваннар һәм бөҗәкләрнең үз яшәү урыннары бар, мәсәлән, диңгез балыкларын – күлләрдә, ә ак аюларны чүлдә табу кыен. Бал корты исә Җир шарының һәр почмагында яши.
Габдуллаһ ибн Мәсгуд (Аллаһы аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Бал – барлык тән авыруларына дару, ә Коръән – акыл авыруларына шифа. Шуңа күрә мин сезгә тулы дәвалану өчен икесен дә – Коръәнне дә, балны да кулланырга киңәш итәм».
Бал азык буларак та, дару буларак та файдалы. Аны бал кортлары нектардан ясый, һәм анда шикәрләр, кислоталар, минераллар, ферментлар һәм витаминнарның уникаль комбинациясе бар. Шушы составы аркасында бал җиңел үзләштерелә торган продукт булып тора.
Ләкин кешенең контрольсез эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгында пестицидларны артык куллану аркасында, бал кортлары популяциясе ел саен кими.
Балның кайбер файдалы үзлекләре:
- Көнгә 1 чәй кашыгы бал грипп һәм салкын тиюгә каршы эффектив көрәшергә ярдәм итә.
- Балны кышын – җылы суда, ә җәен салкын суда эретеп эчү стрессны киметә һәм идеаль энергия өстәмәсе булып тора.
- Бал хәтерне һәм күрүне яхшырта.
- Бал буыннарны ныгыта.
- Бал сөткә караганда энергия ягыннан 4 тапкыр өстенрәк.
- Бал стрессны һәм арыганлыкны киметә.
- Бал диабет белән авыручылар өчен куркынычсыз.
Бал кортлары – эшкәртү таләп итми торган һәм азык буларак яраклы продукт җитештерүче бердәнбер бөҗәкләр. Бал – тормышны саклау өчен кирәкле барлык матдәләрне, шул исәптән ферментлар, витаминнар, минераллар һәм суны үз эченә алган бердәнбер азык продукты; ул шулай ук «пиноцембрин» дигән антиоксидантны үз эченә ала, ә ул – акыл эшчәнлеген яхшырту белән бәйле, диелә бу хәбәрдә.