Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нинди дә булса бәхәсне чишү өчен ул кулына таяк ала иде". Казанда бер хатын-кыз сөяркәсеннән ирен үтерткән

Казанда яшәүче хатын үзеннән унбер елга яшьрәк сөяркәсен элеккеге иреннән котылырга ярдәм итәргә инандырган. Гаилә фаҗигасе турындагы бу эшне Татарстан Югары суды тикшерә башлады.

news_top_970_100
"Нинди дә булса бәхәсне чишү өчен ул кулына таяк ала иде". Казанда бер хатын-кыз сөяркәсеннән ирен үтерткән

Былтыр җәй азагында Казанның Коры Елга бистәсендә яшәүче 38 яшьлек Илгизә Рәхимова шактый исерек булган элеккеге ире белән талашкан. Бу вакытта пар, аерылышкан саналса да, бергә яшәвен дәвам иткән.

Талаш чыккач, Илгизә, 27 яшьлек сөяркәсе Вадим Гришин янына барып, аңа зарын сөйләгән. Элеккеге ире белән яшәүдән арыганлыгын әйткән һәм аны үтерергә тәкъдим иткән. Сүз уңаеннан, Рәхимовлар гаиләсендә ике бала үсеп килгән, Илгизәнең ире икенче төркем инвалид булган.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 31 августка каршы төндә Гришин Илгизәнең йоклап яткан иренең башына кимендә биш тапкыр арматура белән суккан.

Шуннан соң сөяркәләр мәетне урын-җир җәймәләренә төреп, Илгизәнең машинасына салганнар һәм Авиатөзелеш районына алып киткәннәр. Бу вакытта Илгизә “Татарстан” такси хезмәтендә эшли торган булган. Мәетне бакчачылык ширкәте янындагы бушлыкка ыргытканнар, канлы җәймәләрне һәм үтерү коралын Дәрвишләр бистәсендә калдырганнар.

Югары судта Илгизә Рәхимова һәм Вадим Гришин тулысынча гаепләрен таныды.

Үтерелгән ирнең бертуганы Ирек Рәхимов сүзләре буенча, абыйсының муены авырткан. Шуңа күрә ул еш кына башка кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган. Ләкин ул үзен-үзе тәрбияләп яшәгән: үзе ашарга пешергән, өйләр җыештырган. Ир-ат йорттан читкә китеп йөрмәгән һәм еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган.

Ирек сүзләренчә, туганының Илгизә белән мөнәсәбәтләре киеренке булган.

“Мине, мөгаен, тиздән үтерерләр инде, диде. Кем үтерәсен әйтмәде”, - дип сөйләде Ирек Рәхимов судта.

Рәхимовлар аерылышкач, Илгизә ике бала белән китеп барды, ә фаҗига булырга ике-өч ай кала элеккеге ире янына яшәргә кайтты, дип сөйләде үтерелгән ирнең туганы.

“Аларның яшәргә урыны юк иде. Шуңа күрә йортка хуҗа булырга теләделәр. Минемчә, эш торак мәсьәләсендә. Ул алимент түли иде. 11 мең пенсия алды, Илгизә 7 меңен алып китте. Аның азык-төлек алырга да акчасы калмый иде, әти-әниләребез даими рәвештә аңа ашарга бирәләр иде”, - дип сөйләде судта Ирек .

Беренче сентябрьдә Иреккә Илгизә шалтыраткан һәм элеккеге иренең югалуын хәбәр иткән. Берникадәр вакыттан соң очраклы кешеләр Кадышево бистәсендәге бушлыкта мәеткә тап булган.

“Ул бит бик көчсез иде. Үз-үзен яклый алмады”, - дип азсызыклый үлгән ирнең туганы.

Шул ук көнне, 1 сентябрьдә, Илгизә полициягә мөрәҗәгать иткән һәм ире югалу турында хәбәр биргән.

“Төштән соң мәет табылды, аның кем икәне ачыкланды. Башлангыч версия буенча, ул Кадышево бистәсендә бергә яшәүче өйдәше Наталья янында булган дип фаразланды. Анда талаш яки башка нәрсә булганмы икәнен белү өчен, Наталья буенча эш алып барылды, бөтен Кадышево кешеләрен сораштырдылар. Ул Кадышевога килмәгән. Шуннан соң хатынын эшкәртү башланды. Аның машинасында кан таплары табылды”, - дип сөйләде оперуполномоченный Евгений Кислов.

Икенче көнне Илгизә Рәхимова белән Вадим Гришинны шикләнелүчеләр сыйфатында полициягә алып килгәннәр һәм алар гаепләрен таныган.

Судта Рәхимовларның балалары әниләренең еш кына әтиләре белән бергә эчүен, үзе үк спиртлы эчемлекләр алып кайтуын әйтте.

“Вадим бик җәнҗаллы, кырыс кеше, талашырга ярата һәм вак-төяк өчен бәйләнеп утыра, аеруча әнигә бәйләнә иде. Ул беркайда да эшләмәде, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчте. Ул минем әни белән бик еш ачуланыша, аннан акча алып тора һәм аны беркайчан да кайтармый иде. Аның өендә нинди дә булса бәхәсле мәсьәләләрне чишү өчен бита (таяк) бар иде. Ул үзе безгә бу турыда сөйләде. Шуңа күрә алар аерылышкач һәм әти янына яшәргә күчкәч, без сеңлем белән бик сөенгән идек”, - дип, Илгизәнең дусты турында судта хатынның улы сөйләде.

Менә шулай итеп, бер көн эчендә Рәхимовларның 13 яшьлек улы һәм 15 яшьлек кызы әтисез дә, әнисез дә калды. Әниләрен кулга алдылар, балалар хәзер әбиләре белән яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100