news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди чүпне яндырган өчен штраф булачак?

news_top
Нинди чүпне яндырган өчен штраф булачак?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яндырганда агулы матдәләр бүлеп чыгара торган әйберләрне яндырырга ярамый. Экологлар сүзләрен «Радио 1» китерә.

Экспертлар сүзләренчә, мондый материалларга пластик, резина эшләнмәләр, металл әйберләр, целлофан һәм янучан сыеклыклар керә. Мангалларда күмер яндыру чаралары гына искәрмә булып тора.

Экологлар билгеләп үткәнчә, югарыда тасвирланган материалларны ачык һавада яндыру әйләнә-тирә мохиткә дә, бакчачыларның үзләренә дә зыян китерергә мөмкин. Ә тагын бу әйберләрне яндырган өчен гражданнарга штраф салырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, экспертлар искәрткәнчә, янгынга каршы режим вакытында йорт яны участокларында учак ягарга ярамый, хәтта ризык әзерләү өчен дә. Шулай ук торфлы туфракта, ылыслы агачлар астында һәм көчле җил булганда ут кабызырга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар