Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди чирләр вакытында кеше тәненнән балык, ацетон, аммиак исе килә?

news_top_970_100

Табиб Нина Зубова кеше тәненнән ис килү нәрсә аңлатуын әйткән. Аммиак исе бавыр һәм бөерләр белән проблемалар булуын сөйли. Чөнки бу органнар организмнан аммиакны утильләштерү һәм чыгару өчен җавап бирә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шикәр авыруы булганда тәннән ацетон исе килә. Бу очракта организмга инсулин җитми, шулай ук глюкоза микъдары бик нык артуын да аңлатырга мөмкин.

Кешедән балык исе килсә, матдәләр алмашы бозылган булуы ихтимал.

«Картлык» исе гормональ тайпылышлар булуы турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Тычкан исе яки сасып яткан ис килсә, фенилкетонурия булырга мөмкин. Бу – фенилаланин дигән матдәне таркату өчен фермент бүлеп чыгару мөмкинлеге булмаудан килеп чыга. Фенилаланин йомыркада, тавык һәм сыер итендә, сөттә була, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100