Әгәр пациент хәлен аңлатканда төп симптомны атаса, якынча диагнозны телефоннан да куеп була. Бу хакта Санкт-Петербургның Джанелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты кардиологы Константин Крулев сөйләде, дип яза «Российская газета».
«Мәсәлән, кеше йөрәге авырту һәм бу авырту ике кулына да таралу турында әйткән очракта, бернинди сораулар да калмый, барысы да аңлашыла», – диде кардиолог.
Практика күрсәткәнчә, мондый күренеш еш очракта коронар кан тамырлары системасында патологик процесс ачыкланыр алдыннан күзәтелә. Мәсәлән, бер пациентның алгы карынчыгара артериясе 95 процентка йомылган (стеноз) була. Хатын-кыз төп симптом турында табибларга хәбәр итү сәбәпле, аңа вакытында ярдәм күрсәткәннәр. Бу – пациентны инфаркттан коткарып калган.
Тәҗрибәле табиблар шулай ук тагын берничә төрле куркыныч сигналга игътибар итә.
Константин Крулев 63 яшьлек пациенты турында сөйләде. Ул гипертоник авырудан интегә, әмма соңгы елларда югары кан басымына зарланмаган. Күптән түгел ир-ат, табиб белән телефоннан сөйләшкәндә, эче авырту турында әйткән. Ул башта ашказаны тирәсендә авыртканын сизгән, ә аннары авырту аскарак, кендек янына күчкән.
Ир-ат ятып торганда үзен яхшы хис итүен, тик торып басарга һәм хәрәкәтләнергә тырышканда авырту кинәт көчәюен әйткән. Моны ишеткәч, табиб «ашыгыч ярдәм» чакырырга киңәш иткән.
Төп симптом күп очракта хастаханәгә ашыгырга чакыра торган сигнал булып тора, дип ассызыклады Крулев тагын бер кат. Хәрәкәтләнгәндә көчле авырту тою, ә хәрәкәтсез генә ятып яисә утырып торганда авыртуны сизми башлау – шундый куркыныч сигналларның берсе. Сүз уңаеннан, 63 яшьлек ир-атка «аппендицит» диагнозы куйганнар һәм операция ясаганнар.