news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди бәхет!» - Лилия Муллагалиева әти-әнисен кунакка алып килгән

news_top

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Муллагалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаилә архивыннан бик җылы кадрлар белән бүлешә. Ул үзенең иң кадерле кешеләрен – әти-әнисен Казанга кунакка алып килгән. Видеода артистның әти-әнисе бакчадагы матурлык белән хозурланып, ял итеп утыра.

«Минем бакчамны бизәп, матур итеп утыралар икәүләп, күз тимәсен. Тәмле чәчәк исләрен иснәп... Аллаһка шөкер. Яратам сезне!» - дип сөйли ул бу мизгелләр хакында.

Әлеге видеоны карап, Лилия Муллагалиева кичергән хисләрне аңлаучылар күп булган. «Әйе, Лилия, әти-әниеңнең исән-сау булуы – аңлатып бетермәслек бәхет. Мин үземнекеләрне инде 13 ел фотоларына карап кына искә төшерәм, юанам. Фани дөньядагылар исән-сау булсыннар, ахирәттәгеләрнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын», «Бик бәхетле кеше сез, Лилия. Әти-әниегезгә озын гомер телим», – дип яза алар.

Бакча матурлыгы да язылучылары игътибарыннан читтә калмаган. «Нинди матур бакчагыз, чәчәкләрегез. Нинди бәхет шул матур бакчада әти-әни белән сөйләшеп утыру. Барыгыз да исән-сау булыгыз!» – дип теләгәннәр.

Бабай белән әбинең бер-берсенә булган хөрмәте, җылы мөнәсәбәте дә Лилиянең иҗатын яратучыларда аерым бер соклану уяткан. «Бабай үз эшен онытмаган әле, әбине кочакламакчы була», – дип тә шаяртканнар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар