Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди бәрәңге тәмлерәк – акмы әллә кызылмы?

news_top_970_100
Нинди бәрәңге тәмлерәк – акмы әллә кызылмы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Башкортстан буенча Роспотребнадзор тәмле бәрәңге сайлау өчен киңәшләр чыгарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

26 август Бәрәңге көне дип санала, бәйрәм рәсми түгел. Бәрәңгене Россиягә Петр Беренче алып кайта, тик башта аны халык кабул итми – «шайтан үсемлеге» диләр. Дистә еллар узгач кына бәрәңге популярлаша. Бәрәңге көне уңаеннан Башкортстан буенча Роспотребнадзор киңәшләр чыгарган.

Сыйфатлы бәрәңгедә яшел таплар булмый, мондый таплар бүлбедә токсик матдә – соланин булуын күрсәтә.

Каты һәм тыгыз бүлбеләр алыгыз, үсентеләр, күзләре булмасын.

Кыздыру өчен ак бәрәңге яхшы, анда крахмал азрак.

Крахмал күләмен белү өчен бәрәңгене урталай ярыгыз да яртыларны кабат тоташтырыгыз. Әгәр алар ябыша башласа, крахмал күп дигән сүз.

Крахмалы күбрәк булган бәрәңге боткалар һәм запеканкалар өчен яхшы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100