news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди балыкларда терекөмеш күп була?

news_top
Нинди балыкларда терекөмеш күп була?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Балык – кыйммәтле туклану ризыгы булыпа санала. Тик кайсыбер балыклар организмында терекөмеш туплана. Ул организмга кергәч, кешенең баш миенә, йөрәгенә, бавырына начар йогынты ясый. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Балыкның файдалы үзлекләре күп – ул туклыклы матдәләргә бай. Тик терекөмеш күп булу сәбәпле, кайсыбер балыкларны ашамау хәерле, ди белгечләр. Бу – король макреле, зур күзле тунец, кылыч балык, акула.

Шулай ук диңгез алабугасы, палтус, гади тунецта да терекөмеш микъдары югары булуы мөмкин, шуңа күрә аларны ашауны да чикләргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар