news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди балалар истерикага ешрак бирелә?

Балаларда сөйләм үсеше тоткарлану һәм котыру өянәкләре бер-берсенә бәйле икәне күптән әйтелгән. Тик хәзер галимнәр моны статистик нәтиҗә белән раслады.

news_top
Нинди балалар истерикага ешрак бирелә?
Төньяк-көнбатыш университеты хезмәткәрләре 2000 мең баланың сөйләм үсеше дәрәҗәсен һәм истерикага бирешүчәнлеген тикшергән, дип яза Здоровье басмасы. 

Сөйләм үсеше нормаль булган балаларга караганда, беренче сүзләрен шактый соң, 24-30 айда гына әйткән балалар ешрак истерика оештырганы ачыкланган. “Көчле истерика” дигәндә галимнәр сулыш алу тоткарлану, куллар яки аяклар белән сугуны күздә тоткан. Мөһим нюанс: артык ярсучанлык һәм сөйләм үсеше тоткарлану – һәрберсе аерым-аерым укуда тайпылышлар китереп чыгара, ә аларның уртак йогынтысы хәлне тагын да көчәйтә ала. Тикшеренү авторлары әйтүенчә, мондый проблемалары булган балаларны иртәрәк ачыклау мөһим. Бу аларда киләчәктә тәртип һәм когнитив тайпылышлар булмасын өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар