Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди бүлмә гөлләре аллергия китереп чыгара?

Үзенең матурлыгы белән сөендергән, беренче каршка зарасыз булып тоелган бүлмә гөлләре аллергия чыгынагы булырга мөмкин. Әлбәттә аллергия йорттагы барлык кешедә дә булмый, ул бары тик теге яки бу чәчәкнең аллергеннарына сизгер кешеләрдә генә килеп чыга. Аллергикларга еш кына начар тәэсир итә торган берничә бүлмә гөле бар.

news_top_970_100
Нинди бүлмә гөлләре аллергия китереп чыгара?

Мондый исемлеккә яран гөле, абага, азалия, гортензия, олеандр, молочай, диффенбахия, цикламен, каланхоэ, акалифа, алламанда, лилия кринум, эухарис гөлләре керә.

Гөлләрнең согы һәм серкәсе һәрвакытта да аллергия китереп чыгармаска мөмкин. «Бүлмә гөлләрендә төрле аллерген чыганаклар бар. Кешеләр еш кына үзләрендә нәрсәгә аллергия икәнен ачыклый алмыйлар. Еш кына бу бөтенләй башка нәрсәләр булырга мөмкин: күгәрек гөмбәчекләре, дымлылык һәм башкалар. Һәм күп очракта җирнең үзендә булган нәрсәләр»- дип белдерде медицина фәннәре докторы, аллерголог-иммунолог Ольга Гурская.

Моннан тыш бүлмә гөлләрендә бик күп тузан җыела. Шуңа да аллергия тузан һәм бүлмә талпаны аркасында да чыга.

Нинди билгеләр куркыныч булырга мөмкин?

«Әгәр кеше урамнан гөлләр булган өйгә кергәч үзен начар хис итә башлый һәм бу хәл еш күзәтелә икән, гөлләргә аллегрия бар дип әйтергә була, - дип сөйләде Ольга Гурская. - Моннан тыш, томау, йөткерү, гүзләр кычыту, яшь агу күзәтелә икән, болар аллергик ринит һәм аллергик конъюнктивит симптомнары булу ихтимал. Шулай ук коры ютәл дә булу мөмкин.

Аллергия чыганагын ничек ачыкларга?

«Аллергия китереп чыгаручы конкрет чыганакны ачыклау бик кыен, - дип билгеләп үтте аллерголог. - Бүлмә гөлләренә махсус тестлар юк. Мондый шундый алгоритм бар: авыру табибка үзендә аллергия булу ихтималын әйтә. Табиба аның анализларын гомуми иммуноглобулин Е күрсәткечләрен тикшерергә җибәрә, әлеге күрсәткеч аллергикларда нормадан югары була. Бу, пациентның организмында аллергик компонет булуын аңлата, моның чыганагы бүлмә гөле дә, гөмбәчекләр дә һәм башка нәрсә дә булырга мөмкин. Алга таба уздырылачак махсус тестлар ярдәмендә нәтиҗә ясала. Аллергия билгеләрен төрле нәрсә китереп чыгарырга мөмкин: гөл үзе, туфракта барлыкка килгән гөмбәчекләр, бүлмә гөлләрендә җыелган тузан талпаннары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100