Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авыруы булган кешеләрнең COVID-19 йоктыру ихтималы кими?

Йөткерү, төчкерү кебек билгеләр куркытса да, алар сезонлы аллергия булуы да мөмкин.

news_top_970_100
Нинди авыруы булган кешеләрнең COVID-19 йоктыру ихтималы кими?
https://pixabay.com

Кеше йөткерә башласа, сулыш алуы кыенлашса, аеруча көз көне шундый симптомнар күзәтелсә, куркуга кала. Коронавирус инфекциясе дип шикләнә башлый. Тик мондый билгеләр тагын ике дистәләп авыру турында да хәбәр итәргә мөмкин, шул исәптән сезонлы аллергия булуы да ихтимал. Бу турыда Спутник радиосы хәбәр итте.

Әгәр йөткерү һәм дискомфортлы халәт ел саен салкыннар башлангач кабатланса, бу аллергия булуы ихтимал. «Аллергия вакытында реаген фон югары була, бу исә COVID-19 белән авыру ихтималын киметә. Әлбәттә, бу очрак вирустан 100 процент саклый дигән сүз түгел», - диелә бу хәбәрдә.

«Аллергиклар вируслы авырулар белән сирәгрәк авырый, аларда онкология дә сирәгрәк очрый», — дип сөйләгән Аллергология һәм клиник иммунология институтының аллерголог һәм иммунологы Алла Рыжих.

Табиб сүзләренчә, көзге һава торышы аллерген була дигән фикер дөрес түгел. Ләкин салкын һава аллергиясе булган кешедә көтелмәгән реакция яки аллергия көчәюен китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, күгәрек гөмбәләре яңгырлар сезонында күбрәк була, диелә бу хәбәрдә.

Аллергия белән коронавирусны бутап, ялгышмас өчен, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100