Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авырулар вакытында авыздан ис килә?

Табиб туклану рационына аеруча игътибар итәргә куша.

news_top_970_100
Нинди авырулар вакытында авыздан ис килә?
https://pixabay.com

Табиб-гастроэнтеролог Шота Каландия сүзләренчә, хроник гастрит, бавыр циррозы, кариес һәм башка авырулар вакытында авыздан сасы ис килә. Бу турыда ул «Известия» сайтына сөйләгән.

Галитоз — авыздан сасы ис килү хисен Җир шарындагы кешеләрнең 25 проценты кимендә бер тапкыр үзендә тоя. Моның сәбәбе алкоголь эчү, суган яки сарымсак кебек исле ризыклар ашау, тәмәке тарту белән беррәттән, җитдирәк авырулар да булуы ихтимал.

«Авыздан сасы ис килүнең төп сәбәпләренең 90 проценты авыз куышлыгы авырулары (кариес, гингивит, парадонтоз, авыз яик тел кандидозы һ.б.); ЛОР-орган авырулары (тонзиллит, назофарингит һ.б.); ашкайнату органнары авырулары (инфекцион эзофагит, хроник гастрит/гастродуоденит, бавыр циррозы һ.б.)», — ди Каландия.

Табиб туклану рационына аеруча игътибар итәргә куша. Һичшиксез, иртән ашарга, фастфуд кулланмаска, азык җепселләрен җитәрлек ашарга, яшелчә кулланырга кирәк. Тәмәке тарту һәм алкоголь эчүдән баш тарту хәерле.

Туклану рационы нормада булса, стоматология авырулары булмаса, галитоз барыбер булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100