Сенаторлар «Юл хәрәкәте иминлеге турында» һәм «Шәхси мәгълүматлар турында» законнарга үзгәрешләрне хуплады. Әлеге үзгәрешләр нигезендә автотранспорт йөртүчеләрен машина белән идарә итүне чикләүче авыру билгеләре булган очракта медицина тикшерүе узарга яки дәвалануга җибәрү тәкъдим ителә. Тикшерүдән баш тарткан очракта, машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
Транспорт чарасын йөртүчедә мәҗбүри медицина тикшерүен узган вакытта элек булмаган авыру билгеләре яки автомобиль белән идарә итү өчен медицина ягыннан чикләүләр ачыкланса, медицина оешмасы машина йөртүчене тиешле тикшерүгә яки дәвалануга җибәрергә тиеш.
Машина йөртүчедә автомобиль белән идарә итү өчен тыелган авырулар ачыкланса, медицина оешмасы машина йөртүченең үзенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгына чираттан тыш мәҗбүри медицина тикшерүе узу кирәклеге турында хәбәр җибәрә.
Мәҗбүри медицина тикшерүе тиешле хезмәтләр күрсәтү лицензиясе булган медицина оешмаларында үткәрелә. Чираттан тыш мәҗбүри тикшерү узарга кирәклеге турында хәбәр алган автомобиль йөртүче моны 3 ай эчендә башкарырга тиеш була. Мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча электрон документ формасында медицина бәяләмәсе формалаштырыла, һәм ул медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында белешмәләр урын алган документларның федераль реестрында урнаштырыла.
Формалаштырылган медицина бәяләмәсе турында мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгына тапшырыла. Машина йөртүченең медицина тикшерүенә килмәве машина йөртү таныклыгының гамәлдән чыгарылуына китерәчәк.
Закон 2027 елның 1 мартында үз көченә керергә тиеш, диелә хәбәрдә.