Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авырулар булганда көнбагыш ашарга ярамый?

Табиб көнбагыш орлыкларында калория күп булуын әйтте.

news_top_970_100
Нинди авырулар булганда көнбагыш ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Тиешле күләмдә көнбагыш ашау сәламәтлеккә уңай йогынты ясарга һәм картаюдан сакларга мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Тамара Прунцевага сылтама белән Известия яза.

«Көнбагыш орлыклары ашарга киңәш итәм. Чөнки анда күп күләмдә Е витамины бар. Ул матурлык өчен кирәк, тире, чәч һәм тырнакларның торышын яхшырта», — диде ул.

Моннан тыш, көнбагыш сөяк тукымасын сакларга да ярдәм итә, чөнки аның составында бакыр бар, диде диетолог.

Шулай да, ул көнбагыш орлыкларында калориянең күп булуын әйтте. Аларда кимендә 600 калория бар, шуңа күрә артык авырлыгы булган кешеләргә көнбагышны чамалап кына ашарга кирәк.

Көнбагышны панкреатит һәм Вильсон–Коновалов авыруы (организмда бакыр метаболизмы бозылу) вакытында ашарга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100