Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авыру булганда армиягә алмаячаклар?

news_top_970_100
Нинди авыру булганда армиягә алмаячаклар?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кайбер авырулар булганда хәрби хезмәткә алмыйлар. Әлеге авыруларны «Лайф»ка Фундаменталь медицина дисциплиналары кафедрасы укытучысы хирург Александр Умнов санап чыкты.

«Яшь кешене армиядә хезмәт итүгә яраклы яисә яраксыз итә торган авырулар исемлеге бар. Мондый шартларга ВИЧ-инфекция, сифилис, бронхиаль астма, миопия (6дан артык диоптрий) һәм ерак күрүчәнлек (8дән артык диоптрий), 3 нче дәрәҗә яссы табанлылык, 3-4 дәрәҗә алиментар симерү яки тән авырлыгының шактый дефициты керә», – ди табиб.

Белгеч сүзләренчә, псориаз диагнозы һәм умыртка баганасының кәкрелеге (сколиоз) 17 градустан артык булганда, кан авырулары, шул исәптән анемия, тромбофилия һәм иммунодефицит булганда да хәрби хезмәт алмаска мөмкиннәр.

Шизофрения һәм башка психик тайпылышлар булганда да армиягә алмаячаклар. Эчәк инфекциясе чакыруны вакытлыча кичектереп торачак. Тешләр булмау, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре, бавыр һәм ашказаны авырулары, шулай ук сеңер системасы органнарының хроник авырулары сәбәпле армиягә чакырылмаячаклар.

Россиядә армиядә хезмәт итүгә яраксызлык белешмәсен еш кына психик тайпылышлар, йөрәк авырулары, астма, псориаз, ашказаны җәрәхәте, анемия, симерү, эпилепсия, якын күрүчәнлек, саңгыраулык һәм бронхиаль астма белән хәрби хезмәткә чакырылучылар ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100