Нинди авыртуны гастрит билгесе дип хаталаналар?
Авыру еш кына «ачлык газаплары» аша беленә.

Онколог һәм хирург Иван Карасев Инстаграмда ашказаны җәрәхәте авыруын диагностикалау, аның билгеләре һәм катлауланулары турында сөйләде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.
Авыру еш кына «ачлык газаплары» аша беленә. Кайвакыт киресенчә, ашаганнан соң авырту барлыкка килә. Еш кына бу хәлне гастрит белән бәйлиләр һәм табибка мөрәҗәгать итмиләр.
Ләкин вакытында дәваланмау катлаулану китереп чыгара. Алар арасында: кан китү (кан тамырының бөтенлеге бозылса), ашказанының пилорик өлешенең стенозы — ашказаныннан чыгу урынының тараюы, ашказаны стенасында тишек барлыкка килү, яраның күрше органга чыгып үсүе һәм яман шеш барлыкка килү.
Авыруны эндоскопия ысулы белән диагностикалыйлар. Ул яраның үлчәмен, урынын һәм катлаулану булуын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Яраның тирәнлеген, ашказаны-эчәклек моторикасын, стеноз кебек кайбер катлаулануларны ачыклау өчен контраст агент белән радиография кулланыла, дигән табиб.