Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди автомобиль иң ышанычлысы дип санала? - рейтинг

Белгечләр иң куркынычсыз һәм ышанычлы машиналар исемлеген төзегән.

news_top_970_100
Нинди автомобиль иң ышанычлысы дип санала? - рейтинг

Тикшеренү барышында ярты миллион чамасы автомобильчедән сораштыру алганнар. Әлеге рейтинглар турыда РИА Новости хәбәр итте.

Азия компанияләре арасында иң ышанычлы дип Lexus, Toyota, Mazda, Subaru һәм Көнья Кореяның Kia маркасы санала. Европа базарында Audi, BMW, Mini Cooper (BMW брендына карый), Porsche һәм Volkswagen керә. Америка регионнарыннан Ford, Buick, Lincoln, Dodge һәм Jeep аталган.

Экспертлар иң куркынычсыз модельләр рейтингын төзегән. Бу исемлеккә Lexus GX, Toyota Prius C, Mazda MX-5 Miata һәм Subaru Crosstrek кергән.

Россиядә тотылган машиналар базарында иң ышанычлы модельләр исемлегенә Hyundai Solaris, Peugeot-508, Volkswagen Polo, Volkswagen Jetta һәм Kia Sorento Prime кергән.

Барлык категорияләр буенча да 2017 елда иң куркынычсыз машина дип Volkswagen Arteon (югары класс), Volkswagen Arteon (компактлы кроссовер), Volkswagen T-Roc (мини-кроссовер), Volkswagen Polo (В-класс), Opel Crossland X (компактвэн), Subaru Impreza и XV (кечкенә гаилә автомобиле) табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100