Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди аш иң зыянлысы?

Кул астында булган бар әйберне салып пешергән солянка бик күпләрнең сәламәтлеге өчен зыянлы.

news_top_970_100
Нинди аш иң зыянлысы?
https://pixabay.com

Диетолог Ирина Торопыгина солянканы иң зыянлы аш дип саный. Мондый ашта кабат эшкәртелгән ит бик күп була. Бу турыда Екатеринбург.онлайн хәбәр итте.

«Анда колбаса, сосиска, ысланган һәм тозланган әйберләр, әче тәмләткечләр. Солянка бик майлы, ул бөтен кешегә дә зыянлы, аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, холестерин алмашы бозылган кешеләргә начар йогынты ясый», — ди табиб.

Табиб фикеренчә, солянка ашы атеросклероз авыруы килеп чыгу куркынычын тудыра. Моннан тыш, ул ашказанына да начар тәэсир итә.

Солянкага салына торган лимон, зәйтүн җимешләре, тозлы әйберләр гастритлы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләргә зыян китерә. Ит антибиотик ашатып үстерелгән хайванныкы булса, шулпага начар матдәләр дә чыгуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100