news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди әйберләрне автомат кер машинасында юарга ярамый?

news_top
Нинди әйберләрне автомат кер машинасында юарга ярамый?
"Татар-информ" архивы

Кайбер әйберләрне автомат кер машинасына салып юарга ярамый, аларны химчисткага гына биреп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кием төрле ачык төсләргә буялган булса, аны машинага салмау хәерле. Бу турыда киемнең этикеткасына ук язылган була. Кер машинасына салсаң, төсләр уңып бетәргә мөмкин. Мәсәлән, яраткан күлмәгегездә кызыл, ак яки башка ачык төс булса, кер машинасында югач, аларның бозылып бетүе бар.

Күн яки күнне алмаштыра торган ясалма материаллардан тегелгән киемне дә кер машинасына салырга ярамый.

Замша кием дә кер машинасында бозыла.

Шундый ук материаллардан ясалган кроссовки яки җәйге туфлиләрне дә кер машинасында юарга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар