Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Зиннуров бакчага сукыр тычканнар һөҗүменә зарлана. Үзе социаль челтәрләрдә сөйләвенчә, алар аның бөтен бакчасын казып бетергәннәр.
«Барыгызга да язгы сәламнәр. Бакчага чыккан идем, беләсезме нәрсә булып беткән? Хәзер күрсәтәм! Менә монда яшел газон иде. Ә хәзер карагыз – бөтен җир казылып беткән, бөтен җирдә балчык, тишекләр. Актарлыган балчык газон өстендә. Икенче башында бөтенләй куркыныч әле, анда катырак тырышканнар.
Сукыр тычканнар белән ничек көрәшәсез, әйтегез әле? Нинди әйбәт ысулларыгыз бар. Алар белән көрәшүчеләр бик күп дип беләм. Уфадагы дустым аларны инде ничә ел участогыннан чыгарырга тырыша, әллә ниләр эшләп карады, ләкин җиңә алмый. Әлегә җиңү сукыр тычканнар ягында. Әллә газонны сукалап, бәрәңге утыртыргамы икән?» – дип аптыравын белдергән җырчы.