Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди агачларны, куакларны һәм яшелчәләрне бергә утыртырга ярый?

Кайбер үсемлекләр бергә үсә алмый.

news_top_970_100
Нинди агачларны, куакларны һәм яшелчәләрне бергә утыртырга ярый?
https://pixabay.com/

Күп кенә үсемлекләрдә уртак корткычлар була. Шуңа күрә аларны бер-берсеннән читтәрәк утырту хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алма һәм груша янында җир буш тормасын өчен, помидор утыртып куегыз. Помидор агачка ярдәм итә, ул корткычларны куркытып торыр. Аның кырыена укроп чәчегез. Укроп та күп кенә корткычларны куркыта.

Алма бакчасы уртасына карагай яки нарат утыртсаң, җимеш агачлары яхшырак үсәр.

Миләштән читтә тору хәерле. Миләш корткычлары алмаларны да бик яратып ашый.

Карлыган куагына гөблә (тля) ияләшмәсен өчен алар арасына суган утыртып, кышка калдырыгыз. Крыжовник белән кызыл карлыган бергә яхшы үсә. Ә кызыл карлыган белән кара карлыганны бергә утыртмау хәерле.

Кура җиләген үзен генә үстерү хәерле. Ул башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми.

Виноград янына майлы торма яки редис утыртырга кирәк. Шул чакта уңыш зуррак булыр. Авырулар булмасын өчен петрушка утыртып куегыз.

Бакча җиләге бархатцы чәчәге белән бергә яхшы үсә. Шулай ук җиләк янына фасоль, салат, шпинат һәм сарымсак утыртсаң яхшы. Янына редис һәм торма утыртырга да була.

Бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә һәм җиләкне нематода авыруы какшата. Шуңа күрә аларны аерым-аерым утыртырга кирәк.

Боярышник бакчага алма корткычларын җыя.

Шомырт исенә дә корткычлар җыела.

Исле үсемлекләрдән күп кенә корткычлар курка. Шуңа күрә бакчага базилик, мелисса, тимьян, әнис, кориандр, петрушка яки эстрагон утыртыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100