news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди агач һәм куакларны көзен утыртырга ярамый?

Алма, чия, слива салкынга чыдам булмаган үсемлекләр исемлегенә керә, ә карлыган исә салкынга чыдам була.

news_top
Нинди агач һәм куакларны көзен утыртырга ярамый?
Михаил Захаров

Көзге айларда явым-төшем күп була, бик эссе дә түгел. Яңа утыртылган үсемлекләр өчен идеаль диярлек шартлар бу. Агач тамырлары +4 градуска кадәр температурада яхшы үсеш ала, салкыннар башлангачы, яхшылап үсеп китәләр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шулай да көз көне салкынга чыдам булмаган агач һәм куакларны утыртмау хәерле. Бу — алма, груша, слива, абрикос, персик, чия агачлары. 

Салкынга чыдам үсемлекләр дигәндә чикләвек, тал, каен, каштан, ылыслы агачлар, кара миләш, карлыган, кура җиләге, крыжовник атала. Аларны көзен утыртырга ярый.

Иртә көздә утырту вакытында өлгермәсәгез, борчылмагыз. Соң алынган агачны салкын һәм дымлы идән астына яки базга төшереп торыгыз. Яз көне утыртырсыз. Яки агачны өй янындагы участокка грунтка күмеп куеп торыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар