Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә миңа да 24 тулды! Ой...»: Гүзәл Уразова туган көн тортындагы саннарны бутаган

news_top_970_100
«Менә миңа да 24 тулды! Ой...»: Гүзәл Уразова туган көн тортындагы саннарны бутаган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итте. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында яза.

– Менә миңа да 24 тулды! Ой-й, чак кына саннарны бутаганмын ич. Нинди аермасы булсын инде, шулаймы? Иң мөһиме – күңел яшь булсын. Бүген минем эш көне. Барыгыздан да котлаулар кабул итәм. Яратам, кочам, үбәм. Сезнең Гүзәлегез, – дип язган Гүзәл Уразова.

Иң беренчеләрдән булып, җырчыны тормыш иптәше Илдар Хәкимов котлаган. «Кояшым минем. Синең белән 21нче туган көнеңне бергә уздырабыз. Бик яратам һәм хөрмәт итәм үзеңне. Рәхмәт барысы өчен дә. Шулай бергә тигез булып матур яшик. Син – просто «ут»! Гомер буе бәхетле булып яшә, мин моның өчен барлык көчемне куярмын», – дигән ул.

Җырчыны хезмәттәшләре дә котлаган. «Туган көнең белән, Гүзәл! Бәхетле, мул тормыш! Балаларыңның игелеген күреп, пар канатлы булып яшәргә язсын!» – дигән Ландыш Нигъмәтҗанов.

«Чын күңелдән котлыйм! Сокланам! Хөрмәт итәм! Яратам! Бәхетле бул», – дип котлаган Гөлназ Сәфәрова.

«Туган көнең белән, кадерлем! Балкы! Син шуның өчен туган! Балалар исәнлеге, гаилә бәхете, үзең сәламәт бул берүк», – дип котлаган Лилиана Ирназарова.

«Туган көнегез белән!» – дигәннәр Зинира – Ризат Рамазановлар.

«Бәлеш апай, тормыш үзеңне гел күчтәнәчләргә төреп торсын! Фазлыйәхмәтовка ирек!» – дип язган Ренат Галиәскәр.

«Саннарны алмаштырсаң да, беркем сизмәс иде! Бәхетле булудан туктама!», – дигән Лилия Кадыйрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100