Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниле, тәм-томлы, бәхетле шимбә көн истәлекләре

ВКонтакте социаль челтәрендәге «Остазлар» төркеме бер укучысының балачак истәлекләре белән уртаклаша. Әни өйдә булган, бәхетле, тәм-томлы шимбә көн истәлекләре белән…

news_top_970_100
Әниле, тәм-томлы, бәхетле шимбә көн истәлекләре
https://vk.com/ostazlar

«Шимбә көн хәтергә аерым җылылык белән уелып калган… Балачак, дистәләгән еллар артта калса да, мәктәпне тәмамлаганга еллар агымсу булып китеп барган булса да, тәмле исле шимбә күңелдә әйтеп бетергесез матур хатирәләр булып калган…

Әни, әйткәнемчә, авыл мәктәбендә пешекче булып эшли. Аш-суга бик тә оста иде. Шимбә көнендә эшебез укучылардан иртәрәк бетә иде.

Без мәктәптән кайткан җиргә, өйгә камыр ризыкларының хуш исе таралган була… Йөгереп кайтып керәбез дә, тиз-тиз өсләрне алыштырып, кулларны юып, өстәл артына тәм-томнар белән чәй эчәргә җыелып утырабыз… Апам кәкәш ярата, мин — кыстыбый. Әниебез, урыннары оҗмахта булсын, икесен дә пешереп куя иде — нәкъ менә балаларының күңелен күреп. Бакча, йорт дип тә тормаган, ир-ат эшен дә эшләп, хатын-кызныкына да җитешеп, бер дә авырсынмыйча…

Хәдистә: «Тәкъвалы булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлекне саклагыз (бертигез һәм бертөсле кайгыртыгыз һәм игътибарыгызны бирегез), — дип язылган. Әни бу сөннәтне гел үтәргә тырышты.

Хәзер минем өч оныгым бар һәм мин алты бала тәрбияләгән әнине бик еш искә алам. Минем менә дигән үрнәгем бар иде, хәзер инде бу хәдисны истә тотып, оныкларыма карата гаделлек күрсәтергә тырышам».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100