news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әниләре кунакта йөргәндә, ике бала һәм аларны коткарырга маташкан әти кеше янып үлгән

Ир белән хатын бергә яшәми, әти кеше ут чыкканын күргәч, балаларын коткарырга дип өйгә кергән.

news_top
Әниләре кунакта йөргәндә, ике бала һәм аларны коткарырга маташкан әти кеше янып үлгән
Иркутск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

6 июньгә каршы төндә Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә янгын була. Шәхси йортта ут эчендә ике бала һәм ир-ат үлә. Бу турыда «Вести» каналы экстрен хезмәтләргә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, әни кеше ике баласын үзләрен генә өйдә калдырып, дустына кунакка чыгып китә. Балаларның олысына 5 яшь, кечесенә бер яшь тә җиде ай. 

Иртәнге дүртләр тирәсендә балаларның 24 яшьлек әтисе янгын чыгуын күреп ала. Ул үзе гаиләсе белән тормый. Әти кеше элеккеге хатынына шалтырата. Үзе балаларны коткарырга бара. Ләкин ир-ат өйгә керүгә үк һәлак була.

Якынча белешмә буенча, янгын электр үткәргеченнән чыккан булуы ихтимал. 

«Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар