Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре ишегалдында терлекләр ашаткан арада дүрт нәни бала янып үлгән

Коткаручылар идәндә ятучы дүрт баланы күреп ала.

news_top_970_100
Әниләре ишегалдында терлекләр ашаткан арада дүрт нәни бала янып үлгән
Иркутстк өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә 14 мартта кичке тугызлар тирәсендә фаҗига була. Горная урамындагы шәхси йортта дүрт нәни бала янып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Йорт янганын күреп алучылар тиз арада коткаручыларга хәбәр итә. Берничә минут эчендә урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Яна торган йорт эченә коткаручылар керә. Алар коточкыч хәлгә тап була. Бүлмә идәнендә дүрт бала мәете ята. Олы балага алты яшь, уртанчы балалар өч һәм дүрт яшьлек, иң кечесенә унбер ай була.

Урынга тикшерүчеләр килә. Алар ачыклаганча, янгын чыккан вакытта әни кеше лапаста терлекләргә ашарга салып йөри. Әти кеше кайда булуы әлегә билгеле түгел. Бу гаилә яхшылар рәтендә санала, бернинди хисапта да тормый.

«Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыгу сәбәбен экспертлар ачыклаячак. Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, моның өчен Тайшет шәһәренә эшче төркем бара. Урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100