Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре эштә чакта, әтисе һәм улы янып үлгән, тагын ике бала уттан чыга алган

Үсмер кыз белән малай уттан чыккан, тик малай кабат өйгә кереп киткән һәм кире чыкмаган. Нәни баланы күршедә яшәүче ир-ат тәрәзәдән алып чыккан.

news_top_970_100
Әниләре эштә чакта, әтисе һәм улы янып үлгән, тагын ике бала уттан чыга алган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанда янгында 34 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек улы һәлак булган. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 22 ноябрьгә каршы төндә Стәрлетамак шәһәрендә ике катлы шәхси йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә әти кеше, аның 14, 12 һәм 5 яшьлек балалары була. Әниләре төнге сменага эш киткән.

Янгынны сүндергәндә 34 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек улының мәете табыла. Тагын бер малай белән кыз янгыннан чыгып котыла алган.

Башта 12 яшьлек малайны 14 яшьлек апасы уттан алып чыккан булган, тик малай кабат өйгә кереп киткән һәм кире чыкмаган. Кыз сүзләренчә, өйдә әтиләре һәм кире кереп киткән энесе калган.

Кызның кычкырган тавышларын күршеләр ишеткән. Күрше ир-ат йөгереп килгән. Кыз бала аңа өйдә нәни энесе калуын әйткән. Күрше шунда кереп, 5 яшьлек малайны алып чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100