Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре авылда эштә чакта, ике бала янып үлгән, икесе реанимациядә ята

31 яшьлек хатын дүрт баласын фатирда бикләп калдырган булган.

news_top_970_100
Әниләре авылда эштә чакта, ике бала янып үлгән, икесе реанимациядә ята
https://pixabay.com

Дагыстанның Изербаш шәһәрендә 25 майда 10.40 сәгатьтә бер фатирда янгын чыга. Биредә ике нәни бала янып үлә, ике бала имгәнә. Бу вакытта балаларның 31 яшьлек әнисе туган авылында эштә була. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әни кеше балаларын өсләреннән бикләп, эшкә китә. Тикшерү версиясе буенча, биш яшьлек малай зажигалка таба һәм матрацка ут төртә. Сабыйлар ялкынны сүндерә алмый, ярдәм чакырырга да өлгермиләр. Металл ишек тышкы яктан бикле булу сәбәпле, балалар фатирдан да чыга алмый.

Янгында 3 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малай урында ук үлә, 8 һәм 9 яшьлек ике малай тәрәзәдән сикереп чыга. Бу вакытта күршеләр аста җәймәләр җәеп, балаларны көтеп тора. Малайлар җитди имгәнә, аларны реанимациягә озатканнар.

Хәзер балаларның анасын тоткарлаганнар. Аны «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаеплиләр. 

Моңа кадәр бу хатынны «Балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен» административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100