Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләр иң бәхетле көннәрен искә төшерә: дүрт Ана тарихы

24 ноябрь – әни бәйрәме. Заманында бер елга якын гомерен карынында икенче бер кешене күтәреп йөрүгә багышлаган, тәүлеккә якын вакытын шул кешене дөньяга китерүгә биргән, аннары Ходай үзенә насыйп иткән бар гомерен шул кеше өчен көенүгә корбан кылган зат хакына бәйрәм.

news_top_970_100
Әниләр иң бәхетле көннәрен искә төшерә: дүрт Ана тарихы
Солтан Исхаков

Әни булачагыңны белгәч тә, нәрсә кичерәсең ул? Иң элек бу хәбәрне җиткерергә кем янына йөгерәсең икән? Карындагы кеше белән икәү 9 ай бергә гомер итү ничегрәк ул? Бала табу йортына ничек тиз арада җыенып чыгып китәргә? Ә бала табу йортына каршыларга килгән иркәң аяк киемеңне онытып килсә, ничек? Сабыйга исем сайлаганда ирең белән ничек ачуланышып бетмәскә? Әлеге һәм башка сорауларга «Әни» исемен йөрткән затлардан җавап алдым.

Туганчы ук төнлә кыярга йөгерткән Регинаның әнисе

Иң элек үземнең әни белән әңгәмә кордым. Әни, әйдә сөйлә, ничек мин барлыкка килдем, дим. Кисәгрәк сорап куйдыммы шунда, әнинең кулыннан кашыгы ук шалтырап төшеп китте. Әни, җаным, борчылма әле син, мәкалә өчен сорау алам, истәлекләрнең белән бүлеш, дим.

Китте әни сөйләп. ««Корсагы борынына җиткән», диләр бит халыкта, әнә шул стадиядә идем инде. Бик гамьсез сүз булса да, нәкъ шуны кулланам инде. Төн. Әтиең йоклый. Урамда кышның иң ваемсыз салкыны иде. И, йоклап кына булмый бит. Тегеләй борылып карыйм, болай борылып карыйм, китеп кенә булмый бит инде йокыга.

Сиңа күптән «Таңсылу» дип дәшә идем инде, шул исемне уйлап йөри идем. Таңсылу булмадың инде син нәтиҗәдә. Бу турыда соңрак. Тансылу, җаныкаем, ни кирәк соң, бәбкәм, сиңа, йокламыйкмы соң, дим эчемә кулым куеп. Бераздан, ниһаять, төшендем бит, малай, эшнең нәрсәдә икәненә. «Ысвижый» кыяр ашыйсы килә! Үтереп килә бит, белсәгез… Шытырдап торган кышкы суык төндә шытырдатып тешләп яшел кыяр ашыйсым килә, хет үтер. Әтиеңнең борын төбендә әрле-бирле йөрештереп карадым, әллә уяныр, минәйтәм. Юк, йоклый гына бит, чукынчык. Инде болай булмагач, янына ятып, «аһ», «уһ», килеп килештереп ята башладым, инде болай игътибар итәр, минәйтәм. Алай да булмагач, кабыргасын төртәм, матурым, уян әле, ашыгыч сүзем бар, дим. Әтиең сикереп үк торды да, кызу-кызу киенә дә башлады, сумкаларны җыеп атты тиз-тиз генә.

Матурым, ни эшләвең әле бу, дип сак кына сорыйм. Җыен, җыен, әйдә, нәрсә утырасың, әйдә, роддомга киттек, әйдә, әйдә, ашык, ди миңа, тарткалый. Мин әкрен генә кулыннан тоттым да, и, җаныкаем, әле тапмыйм бугай әле-е-е, дим. Күзе маңгаена менде бахыркаемның. Ничек инде, ди. Бәй, минәйтәм, кыяр ашыйсы гына килә иде әле, табасы түгел идем әле дим. Эт итеп сүгәсе килгәндер килүен, сүкмәде, маңгаемнан гына үпте дә, машинасын көч-хәл белән кабызып, 40 градус суыкта чыгып китте районга кыяр артыннан. И, көттем кыярны, и, көттем. Көтә торгач, йокыга киткәнмен.

Әтиең кайтып кергән дә, төрткәләп уята мине, әй, нәрсә йоклап ятасың, мә кыярларыңны, ди. Курткасының эчке кесәсенә, куенына яшереп алып кайткан ямь-яшел, «ып-ысвижый» кыярларны. Кайлардан юллап тапкандыр, җаныкаем, кышкы төн уртасында аларны 18 ел элек. Шатыр-шотыр китереп ашадым теге кыярларны. Беркайчан онытмаслык хәтирә бу.

Аннары инде озак та үтмәде, берәр атнадан чынлап та бала тудыру йортына киттек. Кичке сәгать тугыз иде. 24 сәгатьтән дөньяга килдең. Әйе, 24. Әтиең фәлән тапкыр роддомга килеп, фәлән тапкыр китеп өлгергән иде инде бу гомер эчендә. Шәфкать туташлары аннары үземә әйттеләр инде, ирегез йөз килде, йөз китте, инде сабырлыгы бетеп, ник кешенең хатыннары бара да табып кайта, минеке генә тәүлек буе иркенләп ята соң ул, дип аптырый башлады, диләр. И, көлгәннәр инде шәфкать туташлары рәхәтләнеп.

Менә, ниһаять, киләсе көннең кичке уннарына син тудың. Куеныма китереп салдылар. «Таңсылу, Таңсылу», дип дәшеп-дәшеп карыйм да, тәрәзәгә күзем төшә. Урамда караңгы төн. Булмый инде болай, минәйтәм, төн уртасында туган кешегә таң сылуы дип дәшеп була мени. Килешми. Әтиең мин 24 сәгать сине тудырып азапланган арада бу әйберне хәл итеп куйган икән инде, чукынчык. «Регина» була, бетте-китте, ди. Килештем инде. Регина исеменең мәгънәсе бик матур аның, каршы төшмәдем. «Регина» дип дәшү «ханбикә» дип дәшүгә тиң мәгънәви яктан.

Ну елак булдың, кызым. Әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел, малай… Түз генә, чыда гына! Яңа туган сабыйлар ята торган бүлмәгә килдем дә роддомда чакта, сине эзлим. Үзем кебек сарысын эзләп карады-ы-ым, булмады. Әтиеңә охшаган кара чәчле, кара күзле шомырт күк баланы күрдем дә, минеке, минәйтәм, минеке. Аннары, башка балалардан буйчанрак та идең, җитмәсә. Роддомдагы «стандарт» бала чүпрәкләре сине төрергә җитеп бетми иде, сыймый идең.

Бала тудыру йортыннан чыгар көн җитте.

Әтиең шатлыктан башын югалткан иде ахры, аяк киемен онытып калдырган өйдә.

И, ярар инде, тапочки белән генә машинага чыгып утырыйм да, кайтыйм, дим. Юк, алып киләм, көт, ди әтиең. И, кайтып йөрмә инде, бу роддом дигән җирдән яланаяк та чыгып китәрсең, өйгә кайтып кына китик, берүк, дидем. Бары кайтып алып килде.

Мин бүген өч кыз әнисе. Өчесе дә Рүзилемә охшаган: кара күзле, кара чәчле, озын буйлы. Үземә охшамадылар, дип борчылмыйм. Үпкәләмим дә. Исемнәрне дә әтиең сайлады. Өчегезгә дә. Сиңа Регина дип кушты. Уртанчыбызга Рәмилә дип кушабыз, диде. Мин аптырый төштем, каян чыккан Рәмилә инде ул, дим, башкорт исеме бит ул, безнең якларда ул исем сирәк, дим. Матур исем бит, шуңа гына әйтәм инде, ди әтиең.

Актанышлыларны, әйтергә кирәк, башкортлардан бер Сөн генә аерып тора. Сөнне кичеп теге ярга чыксаң, вакыт ике сәгатькә кучә. Син инде башкорт туфрагына басып торасын. Ябалак авылы клубына Сөнне йөзеп кенә чыга идек яшь чакта, дип сойли әти еш. «Рәмилә исемен тәкъдим иткәч тә, шикләндем бит. Яшь чагында теге Ябалак ягына йөзеп чыгып йөргәндә, берәр Рәмилә исемле башкорт кызын озатып йөргән булгансыңдыр әле, чукынчык, минәйтәм. Юатты инде әтиең. Ярар, Рәмилә булды уртанчыбыз. Тиз ияләндем, Рәмиләдән дә назлы, җылы исем юктыр кебек тоела башлады миңа вакыт белән. Дөрес, өченче кызыбызны алып кайтып, әтиең анысына Рәзилә исемен тәкъдим иткәнче генә. Рәмилә исеменнән дә назлырагы була икән. Бу юлы алай тузынып-нитеп тормадым инде. Рәзилә булды кечкенәбез.

Барыбер вакыты-вакыты белән уйга чумып алам, шушындый чибәр Мамадыш кызы булганда, нинди башкорт кызлары артыннан йөрде микән ул, чукынган, дип. Аннары тынычланам инде, ярар, барыбер 6 сәгатьлек юл үтеп Мамадыштан үземне алып кайтты бит Актанышка, Сөннең теге ягыннан йөзеп кенә башкорт кызын алып чыкмаган бит бер дә!», дип истәлекләре белән бүлеште әнием.

Баламның башы түшәмгә тия дип курыккан ана

Дәү әни янына киттем хәзер сорау алырга. Әтиемнең әнисе була инде. Дәү әнием гомер буе укытучы булган кеше. Горур сынлы, озын буйлы, кара күзле, кара чәчле, кырыс холыклы укытучы ханым. Ни эшләтсәң дә кузеннән яшь чыгара торган кеше тугел ул.

Әтине алып кайткан көнен исенә төшереп утырганда күпме күз яше түкте… «Менә, ниһаять, улым туды. Беренче елап җибәрүен ишеттем. Акушер хатыннар әйтәләр, егетегез ны-ы-ык озын, вәт буйчан буласы улыгыз, кызлар йөрәген яндырып йөрүче озын буйлы, кара чәчле, кара кузле чибәр егет әнисе булдыгыз менә, котлыйбыз, диләр. Кукрәгемә китереп салдылар да, баксам, озын буйлы, нык гәүдәле малай. Чыннан да бик озын! И, елыйм, и, елыйм.

Шәфкать туташы әйтә, ник елыйсың, абау, җаным, нишләвең бу, ди. Мин әйтәм, соң, хәзер бит моның гомер буе башы түшәмгә тиеп йөричәк, дип яшь түгәм. И, көлделәр рәхәтләнеп миннән.

Тими инде, ник тисен, и, балам, үзең дә бала шул әле син, дип юатты олы гына яшьтәге акушер хатын.

Шәп спортсмен чыкты әтиеңнән! Баскетбол өчен туган ди торганнар иде әтиең турында. И, чыгып китәр иде төз атлап, багана буе булып клубка кичен. Кызлар озата инде аннары таңга кадәр. Чибәр иде шул, кызлар күзен яндырып тик йөрде шунда.

Аннары, бер көнне май кояшыдай сап-сары чәчле, яшел күзле, чак кына гәүдәле, бөтерчек кебек кенә йөгереп йөри торган бер матур Мамадыш кызын алып кайтты. Кызлары Регина — син тудын. Син дә ике метрлы булдың инде, Алланың рәхмәте. Син йөрисең әнә хәзер багана буе булып, кап-кара чәчләреңне иңнәреңә салып куясың да, чыгып китәсең төз атлап. Үзеңнең сабыең да шулай озын буйлы булуы бик ихтимал, күкрәгеңә озын буйлы берәр кыз яки малай китереп салсалар, борчыла күрмә, башы түшәмгә тими икән аның!», дип хәтерен яңартты дәү әнием.

Күкрәк сөтен җыюдагы уңышларын теркәп барган ана

Әниләр төрле була. Кызык әниләр була, тыныч әниләр була. Йомшак әниләр була, була кырыс әниләр. Нәзберекләре була, була көчлеләре. Төркемдәшем Ренат Сәләхетдиновнын әнисе Гүзәл ханым — көчле әни. Аның белән дә сөйләшәсем килде.

«Әни булган көнемне мәңге онытасым юк инде ул. Мин ул көнне бәхетем туган көн дип атыйм. Бәхеттән күбрәк бәхетсезлек алып килгән көн булса да. Алар икәү иде. 25 атналык булып ике улым дөньяга килде. Җитлекмәгән балаларнын берсе шунда ук дөнья куйды. Икенчесе — Ренатым, 900 граммлы җан иясе ничек кенә бу доньяга ябышып калгандыр, бер Алла гына белә инде.

ДЦП, югары дәрәҗәдәге миопия һәм башка куркыныч диагнозлар белән туган балам белән беренче очрашуым пыяла аша гына булды, ул кувезда ята иде. Шул сәбәпле миңа балама кагылып карау, аның җылысын тою, тәмле исен иснәү бәхете тәтемәде. Ләкин аңа күкрәк сөтем ашатыр көнемне көтеп яшәү булса да канатландырды. Күкрәк сөтемне җыюда уңышларымны теркәп барган дәфтәремне һаман кадерләп саклыйм. Анда күпме күкрәк сөте савып ала алганымны язып бардым, Ренатыма ризык әзерләдем. Башта Ренатка ярты чәй кашыгы сөт каптырдык, бераздан инде тулы чәй кашыгы ярый башлады. Ә аннары инде пенициллин пузырёгы белән сөт ашата башладык.

Шулай итеп әкрен генә үстек. Мин иң бәхетле кеше идем.

«Авыру балам туды» дигәнннән «балам туды» дигән өлешен генә кабул иттем.

«Җиңәбез! Булдырабыз!» дип кабатладым. Без узган хастаханәләр, медецина процедураларын санап бетерә торган түгел. Күз яшьләрем түгеп уздырган төннәрем дә бихисап. Җиңдек! Булдырдык!

Бүген Ренатым педагогия көллиятен тәмамлап Казан дәүләт университетының иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасына укырга керде. Татар журналисты булып чыгачак. Аллаһ кушса!», диде Гүзәл Сәләхетдинова.

Туфли киеп бала табу йортына киткән ана тарихы

Әниемнең апасы, ерак әбиемнең бертуган сеңлесе Полина апа белән дә сөйләшеп алдым инде. Аның белән сөйләшәсе булмасаң, үзе шалтыратып булса да сөйли. Ник бөтенесеннән интервью алдың, миннән алмадың, дип шалтыратып ята кичә. И, апа, җаным, сиңа иң соңгы булып шалтыратасы идем, иркенләп сөйләшер өчен, дим. Полина апа телефонында акчасы бетеп сүнгәнче сөйли ул, ару-талу дигән нәрсәне белми.

Полина апа өч бала анасы, ике улы, бер кызы бар. «1977 елның бер төнендә алма пирогы пешерергә тотындым. Бәби көткәндә шулай бит инде ул, көнме, төнме, берәр нәрсә ашыйсы килсә, үтереп килә. Алма пирогы ясыйм шулай итеп. Сергей көлә инде, иртәнгә кадәр түздереп булмый мени, ди. Булмый, дим. Бар, җаным, йокла, дим, мин пирог ашап алырмын да, әкрен генә кереп ятармын, дим.

Кереп китте йокларга. Урамда тирән төн. Инде кызарып, алсуланып пирог пешеп чыга гына дигәндә, бәбием дөньяга киләсе итте. Бала табу йортына җыенырга кирәк! И, кәефем кырылды бит, малай. Хәзер күпме пешергән пирогымны ашый да алмый китәммени инде бәби табарга? Сергейга эндәштем. Сергей, мескен, кисәк хәбәр иткәч, ушын җыя алмый азапланды, башта оекбашларым кая да, оекбашларым кая, дип яу куптарды, аннары документларны донья бетереп эзләде. Сумка җыярга тотынды, ниһаять.

Я, Аллам, рәхмәт сиңа, сумка җыя башлады, минәйтәм.

Матурым, үкчәле туфлиларыңның кайсысын тыгыйм икән, кызылларынмы, караларынмы, ди миңа, бахыркаем.

Сергей, җаныкаем, икесен дә тык, матурым, кызылларын киеп бала тудыру залына керермен, караларын киеп чыгармын, дим. Әй, мәш килде, мескенкәем, җыя алмыйча теге сумканы. Пирог ашый торыйм, ичмасакаем, минәйтәм, бу җыена торсын. Әй, тәмле дә булган инде пирогы, мин сезгә әйтим, әй, шулкадәр тәмле инде менә, гел исләрең китәрлек.

Бала тудыру йортына Сергей җыеп бетергән сумкага пирогны да төреп тыктым. Нишләвең бу, ди Сергей. Минәйтәм, борчылма, сиңа да калды ул өстәлдә. Ничек төне буе пешергән пирогымны алмыйм ди үзем белән?! Ашармын аннары, минәйтәм, иркенләп. Ярар, чыгып киттек роддомга.

Озак азапланып тормадым, тиз генә таптым да куйдым. Пирог суынганчы! Игезәкләр әнисе булдым. Ике егет әнисе булдым бит, җәмәгать! И-и-и, Сергейның шатлыгын күрсәге-е-ез! Малай көткән икән. Малай алып кайттым. Берне түгел, икене! Бәхетле идек инде. Яшь идек, дәртле идек. Алексей һәм Андрейлы да булгач, доньябыз тагы да түгәрәкләнеп китте кебек. Роддомга алып барган пирогымны гына тәки ашый алмадым, малай. Көлдек инде бу хәлдән аннары Сергей белән. Хәзер менә, ничә еллар үткәч, инде өч бала әнисе, бер онык әбисе булгач, алма пирогы пешерәм дә, гел шул төнне искә алам. Рәхәтләнеп бер көлеп куям аннары», дип матур истәлекләре белән бүлеште Полина апа.

Кечкенә чакта әнигә гел бу көнне балалар бакчасыннан чәчкәләр ябыштырып открытка ясап кайта идем дә, кычкырып-кычкырып җырлый идем: кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә, кояш гомере телим мин әнием сиңа, дип. И, әни куанган була иде инде, куллар чапкан була иде. Хәзер зәңгәрле-яшелле тавышларым белән җырлап азапламыйм инде, кочып кына алам, үзе аңлый бөтен әйтәсе килгәнемне. Бәхетле бул, әни, сәламәт бул! Озын гомерле бул! Бөтен галәм әниләрен әни бәйрәме белән! Булганыгыз өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100