Бүген Мәскәүдә РСФСРның халык артисты Николай Караченцев вафат булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Артистның үлеме турында аның бердәнбер улы Андрей Караченцов агентлыкка әйткән.
Тнылган артист 2005 елда юл һәлакәтенә очрый. Шул вакытта бирле ул тулысынча терелә алмады. Ә соңгы вакытта Караченцев яман шештән интегә иде. Яз айларында Израильдә дәваланды.
Хатыны — артист Людмила Поргина. 27 октябрьдә Николай Караченцевка 74 яшь тулган булыр иде.
- Караченцов «Старший сын», «Собака на сене», «Белые росы», «Трест, который лопнул», «Человек с бульвара Капуцинов» һ.б. фильмнар аша таныш. «Юнона и Авось» спектаклендә төп рольне башкарды.