news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Николай Валуев Васильевода фаҗигадән соң зоояклаучыларны тәнкыйтьләде

news_top

Дәүләт Думасы депутаты, боксчы Николай Валуев Васильевода 9 яшьлек кызга сукбай этләр һөҗүм иткәннән соң, үз фикерен әйтте. Бу видеоны ул үзенең социаль челтәрләрендә күрсәтте, дип яза «Татар-информ».

«Мин әйттем һәм әйтәчәкмен... шәһәрләрдә, табигатьтә, кырларда йөрүче бу этләр Сосновский балтырганыннан да куркынычрак, әле аларны ашатып та торалар. Балтырганны нишләткәннәрен беләсез инде», – дигән депутат.

Моннан тыш, Валуев хайваннарның күпләп үрчүе – кеше гаебе, ә сукбай хайваннар санын контрольдә тотуның йоклатудан да яхшырак варианты әлегә уйлап табылмаган, диде.

«Аларны күпме генә кешеләштермәсеннәр, алар тешле ерткыч булып кала бирә», – дип йомгаклаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар