news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Николай Басков Заһир Зәйнетдиновка: «Синнән соң ничек сәхнәгә чыгарга инде?»

news_top
Николай Басков Заһир Зәйнетдиновка: «Синнән соң ничек сәхнәгә чыгарга инде?»
Фото: Зәйнетдинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) август азагында Санкт-Петербургта 1,5 сәгать чыгыш ясаган. Анда аның чыгышына Россиянең атказанган артисты Николай Басков бәя биргән. Бу видео социаль челтәрдәге төрле төркемнәрдә яңа гына таралды.

Видеода аңлашылганча, сәхнәдә мультиинструменталист, биюче Зәйнетдин беренчеләрдән чыгыш ясаган һәм залны җанландырып җибәргән.

Николай Басков аны сәхнә артында каршы алган. «Шартлаттың! Синнән соң ничек сәхнәгә чыгарга инде? Мәйданны җанландырдың. Текә! Искиткеч чыгыш! Мин шаккаттым! Шул темпта дәвам ит! Уңышлар сиңа!» – ди Басков, Зәйнетдинның кулын кысып.

Зәйнетдинның Россия артистының бәясенә күңеле үсенеп киткән. Аны тамашачысы да «Син – «текә», «Мондый башка юк, иң «текәсе», «Горурланам синең белән», «Башкорт мәдәниятен нәкъ менә син тәкъдим итүеңә шатмын», «Мондый артисттан югары бәя алу, бу – уңыш» дигән комментарийлар белән хуплаган.

Видео Заһир Зәйнетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар