news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Никита Хрущевның оныгы Алексей Аджубей вафат

news_top

Мәскәүдә Никита Хрущевның 69 яшьлек оныгы вафат булган. Телеграм-каналлар язуынча, үлеме алдыннан ул дустына шалтыраткан һәм хәле бетүен әйткән, бик авыр сөйләшкән һәм бик нык гыжлаган.

Ашыгыч хезмәтләр килгән вакытка Алексей Аджубей үлгән була. Ярдәмгә килгән табиблар башта фатирга керә алмаган, соңрак, коткаручылар ишекне ачкач кына эчкә үткәннәр. Үлемнең сәбәбе ачыклана.

Алексей Алексеевич Аджубей – Совет заманында танылган журналист, «Комсомольская правда», «Известия» басмаларының баш мөхәррире Алексей Иванович Аджубей һәм Никита Хрущевның кызы Раданың улы. Бүген матбугат Алексей Аджубей турында шушы мәгълүматларны гына яза.

Фото: © Mash телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар