«Никахыгыз котлы булсын» — Эльвира Хамматова кияүгә чыгамы?
Җырчы яңа образын күрсәтте.
Җырчы Эльвира Хамматова никах күлмәге һәм фаталы яулык кигән фотосын куйган. Инстачылар җырчының яңа образын ошаткан, аңа «бәхет һәм мәхәббәт» теләгән. «Никахыгыз котлы булсын», — дип язучы да бар.
«Котлауларыгызны кабул иттем, әле иртәрәк. Иң бәхетле көнем, алда көткән сөенечле вакыйгалар турында сезнең белән уртаклашмый кая барыйм», — дип җавап биргән Эльвира Хамматова виртуаль дусларына.