Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Никахыбызның кечкенә генә юбилее!» - Ләйлә Дәүләтова зур шатлыгы белән уртаклашты

Ялгыз чакларда йөрәгем ничек елаганын үзем генә беләм, дип яза алып баручы.

news_top_970_100
«Никахыбызның кечкенә генә юбилее!» - Ләйлә Дәүләтова зур шатлыгы белән уртаклашты
Солтан Исхаков

 «Бүген безнең никахыбызның кечкенә генә юбилее!

Аллаһка мең шөкер!

Рөхсәт итсәгез, әлегә аны күрсәтми торыр идем.

Пәйгамбәребез күз тиюләрдән сакланырга кушып калдырган. Сез мине аңларсыз дип өметләнәм.

Ул минем гомерем буе көткән Бәхетем.

20 ел буена иң танылган гаиләләр белән «Адәм белән Һава»

тапшыруларын эшләгәндә бик күп парлар белән очраштым.

Бер-берсенә чыннан да туры килгән парларны күрсәм, чын йөрәктән соклана, эчтән генә ак көнләшү белән көнләшә идем!

Ялгыз чакларда йөрәгем ничек елаганын үзем генә беләм.

Ул вакытларда никадәр йөрәк өзгеч җырлар язылды…

Өйгә кайту кызык түгел,

Көтәр кешең булмагач.

Матур булу нигә кирәк,

Ирең мактап тормагач.

Кирәк түгел алтын -көмеш,

Кирәкми тәхете дә.

Насыйп ит мине, Ходаем,

Хатын — кыз бәхетенә.

Назлы сүзгә мохтаҗ күңел,

Ялгызлыктан чыныкмый.

Эштә алган дәрәҗәләр

Салкын төндә җылытмый…

Барча ялгызларның да узенә туры килгән насыйп ярларын табып, бик бәхетле мәхәббәт илендә яшәүләрен теләп калам.

Ә инде парлыларга үз-үзеңне тугел, бер-береңне бәхетле итүдән тәм табып яшәргә насыйп булсын!

Сез безнең өчен шатланасыздыр бит?» — дип язган ул.

«Ләйлә, Чиксез шатмын синең өчен, сезнең өчен. Син лаек. Бәхетегез озын гомерле булсын, Раббым!», «Чынлап та бик матур, үзенчэлекле никах булган иде ул, Аллаhка шөкер! Сезнен бер-беребезгэ булган мәхэббәтегезгә, туры килүегезгэ сокланып, Рамил хәзрәт Юнысовның бик мәгънәле, матур вәгазьләрен йотлыгып тыңлап, зур кунак булып кайткан идек, Ләйлә апа! Инде никадәр вакыт үтсә дә, әле кичә генә булган төсле никахыгыз. Яратып, яратылып яшәгез, бик бәхетле булыгыз, Ләйлә апа!», «Мәңгелек никах булсын! Гөлмәрьямне дә, сезне дә бәхеткә күмә торган чын ир-ат булсын, тигез гомер сезгә», — дип котлаганнар инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100