Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Никахлашырга кайткан иде». Ике тапкыр дөнья чемпионы, көрәшче фаҗигале үлгән

31 яшьлек Алан Хадзиев туган ягына кайткан һәм дуслары белән ресторанда сугышучыларны араларга маташканда һәлак булган

news_top_970_100
«Никахлашырга кайткан иде». Ике тапкыр дөнья чемпионы, көрәшче фаҗигале үлгән
Салават Камалетдинов

Ике тапкыр дөнья чемпионы, ММА көрәшчесе Алан Хадзиев 23 мартка каршы төндә Төньяк Осетиянең Моздок шәһәрендә фаҗигале һәлак булган. Мәрхүмгә 31 яшь иде. Бу турыда моңа кадәр Моздок районы башлыгы вазифаларын башкарган Олег Хабалов инстаграмда хәбәр иткән.

«Нинди егет иде! Кичә генә сөйләшкән идек. Ничек шулай булды соң?» — дип яза ул һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Моздок шәһәрендәге ресторанда сугыш вакытында Алан Хадзиевны үтергәннәр», дип хәбәр итә РИА Новости. Спорт.

Төньяк Осетиядә ММА федерациясе президенты Ибраһим Тибилов фаҗига турында сөйләгән.

«Бу очраклы фаҗига. Ул хатыны белән никахлашырга кайтты һәм аннары Мәскәүгә китәсе иде. Ул киләсе көрәшкә әзерләнергә тиеш иде. Дуслары аның кайтканын белгәч, ресторанга чакырганнар. Шунда җәнҗал чыккан. Ул сугышучыларны аерырга маташканда, аның йөрәгенә сукканнар», — дигән агентлык чыганагы.

Төньяк Осетия буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, ресторанда сугыш вакытында билгесез кеше ике кунакка пычак кадаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100