Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Никахлашканнан соң берничә минуттан, кияү белән кәләш икесе дә һәлак булган

Никахлашканнан соң берничә минуттан, кияү белән кәләш икесе дә һәлак булган

news_top_970_100
Никахлашканнан соң берничә минуттан, кияү белән кәләш икесе дә һәлак булган
Американың Техас штатында юл һәлакәтендә кияү белән кәләш үлгән. Алар никахлашу тантанасыннан соң, берничә минуттан соң ук авариягә очраган. Бу турыда KFDM басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

19 яшьлек кияү һәм 20 яшьлек кәләш утырган машинага башка машина килеп бәрелә. Туй автомобиле берничә тапкыр әйләнеп каплана һәм канауга төшеп китә. Яшь парлар урында ук үлә. Аларга килеп бәрелгән пикапны йөртүче исә зыян күрми.



Мәрхүм кияү белән кәләш мәктәптән үк бергә очрашып йөри. Алар декабрь аенда зурлап туй уздырырга җыена. 

"Алар өйләнешеп, бергә яши башлау турында хыяллан иде. Аларның планнары зур иде", - дип сөйләгән кияүнең әнисе.

Бу хатын үз гомерендә иң куркыныч хәл шаһиты булган - ул баласының үлемен күреп торган. 
 
Авария сәбәпләрен полиция ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100