Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Никах теркәгәндә кәләш кияүгә чыгудан баш тарткан - видео

Никах теркәгәндә кәләш кияүгә чыгудан баш тарткан - видео

news_top_970_100
Никах теркәгәндә кәләш кияүгә чыгудан баш тарткан - видео

Никахны теркәр алдыннан кияүгә чыгудан баш тарткан кызның видеосы популярлык казанды. Бу видео Кытайда төшерелгән.

Кабул ителгән гадәт буенча, никахны рәсми теркәгәндә кияү, бер аягына тезләнеп, кәләшкә букет суза. Кыз букетны ала һәм никахны теркиләр.

Бу никахны теркәр алдыннан кияү егете каушавыннан бер аягына гына түгел, ике аягына да тезләнә. Моны күреп, кызның кәефе бозыла. Ул букетны алмый. Кияү егете ялгышын төзәтеп, бер аягына гына тезләнеп караган, әмма кәләш үз карарыннан баш тартмаган һәм кияүгә чыкмаган, дип хәбәр итә Daily Mail.

Социаль челтәрләрдә егетне дә, кызны да гаеплиләр.

"Кыз өчен шундый хурлыкка барыргамы?"

"Хәзер беркайчан да кияүгә алмаячаклар моны".

"Кәләш кияүнең гаебен төртеп күрсәткән егет белән очрашып йөргән ахыры. Эш кияүнең ялгышында түгел".



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100