Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ник сез булмаган җирдә гаеп эзлисез»: Мирзаяновларның яңа җыры сүз көрәшенә сәбәп булган

news_top_970_100
«Ник сез булмаган җирдә гаеп эзлисез»: Мирзаяновларның яңа җыры сүз көрәшенә сәбәп булган

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәсән Туфан шигырьләреннән торган «Агыла да болыт агыла» дигән яңа шигъри-музыкаль композиция чыгарды. Парлы җырчыларның бу иҗат җимеше бик тә үзенчәлекле: җыр дәвамында шигырь дә сөйләнелә, моң да агыла.

«Хәсән Туфанның сугыш вакытында күргән авырлыклары һәм ачы язмышы аның иҗатында ярылып ята. Ике әсәрне берләштереп, шигьри-музыкаль композиция ясадык. Җиңел булмады... Беренчедән, алай эшләргә ярыймы, дигән шик булды күңелдә. Икенчедән, эмоциональ яктан, бүгенге көндә бу композицияне башкарырга авыр.

Яздыру этабында да, сәхнәдә беренче тәкъдим иткән көннәрдә дә күңел тулып акты.

Сезгә дә тулган күңелләрегезне бушатырга һәм илебезне саклаучы егетләребезгә дә туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итсә иде бу җыр.

Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда! Рәхим итеп тыңлагыз!

Хәсән Туфан шигырьләре, Афарим Акчурин көе, тавыш яздыру, аранжировка Марат Мухинныкы», – дип тәкъдим итте Зөлфирә Мирзаянова бу җырны.

Җырчыларның Хәсән Туфан иҗатына мөрәҗәгать итүе кайбер тамашачыларның игътибарын аеруча җәлеп иткән. Роза исемле ханым аларга әдәбият белгече белән киңәшләшергә киңәш итә.

«Шундый бөек шәхеснең әсәрен алган очракта, аның тормыш юлын, иҗатын бик төптән өйрәнергә кирәк. Әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, мәсәлән Миләүшә Хәбетдиновага, – дип сүз башлаган ул. – Якташым, Алмаз! Тамашачы Хәсән Туфанның репрессия корбаны икәнен белергә тиеш иде бит инде. Нинди сугышта булсын ул? Хатыны Луизаның батырлыгы! Менә шуны гади халыкка Сез җиткерергә тиеш!»

Моңа җавап итеп, Алмаз Мирзаянов: «Без белгечләр өчен яздырмыйбыз җырларны, гади халык өчен иҗат итәбез. Концертларда заманча җырлар гына түгел, менә шундый әсәрләр дә булсын, дип тырышабыз… Ник сез булмаган җирдән гаеп эзлисез? «Сугышта булган» дип язылмаган бит», – дип яза.

Бу әңгәмәгә исемен күрсәтмәгән бер кеше кушылган: «Алмаз, нишләп сез гел киресен сөйлисез? «Хәсән Туфанның сугыш вакытында күргән авырлыклары» дигән бит Зөлфирә».

«Сугыш вакытлары бит инде, тынычлык вакытларымени 40нчы еллар? Ялгышканны гына көтеп торучылар армиясенә «ризык» булды инде. Яхшы булсын дип, күңелне биреп эшләгән материал һәм аны тәкъдим иткән җөмләләр арасыннан сез бары тик шуны гына күрә алгансыз икән, минем бүтән сүзем юк. Теләсә нәрсә әйтегез, миңа барыбер», – дип сүзен тәмамлаган Алмаз.

Бу сүз көрәшендә иҗат җимешен мактаучылар күбрәк.

«Искиткеч килеп чыккан. Дәрескә презентация генә ясаганда гына да аптыраплар чыгабыз. Сез – молодецлар, өйрәтүчеләр күп, эшләүчеләр аз, сезгә бары тик уңышлар!»;

«Бик матур булган бу. Күңел тула тыңлаганда»;

«Бик көчле номер! Хәсән абый Туфанның ачы язмышын бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Концерт вакытында да бу композиция барышында күздән яшь кипмәде. Көчле номерны искиткеч итеп, халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкарасыз. Афәрин! Шәхесләребезнең рухларына барып ирешсен иде! Зөлфирә әйткәнчә, егетләребез исән-сау кайтсын, дөньялар тыныч булсын иде», – дигән сүзләр язып калдыручылар бар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 22 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Алмазга азрак дөрес тәнкыйтьне күтәрә белергә өйрәнергә вакыт!
  • 22 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Рәхмәт сезгә әдәбиятны онытмаганыгызга искиткеч тавыш. Хәсән абый бары рәхмәт кенә әйтер иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100