Ник кайтмыйсың? (Рәсимә Гарифуллина)
Кайчан гына кайтып керсәң дә, Сара әбине авыл башында очратасың.Әйтерсең лә, машинадан төшеп калуыңны гына көткән. Кыяр-кыймаскына атлап яныңа килеп җитә. «Ни әйтергә теләгәнемне беләсең лә инде», — дигән сыман, беравык күзгә карап тора.
«…Сезне көтә-көтә күпме
Керфекләр чыланганнар».
(«Хәбәрсез югалганнар» җыры)
Кичкырын кайтасыңмы син, тәмам күз бәйләнгәчме, барыбер, танып алып: «Кызым», — дип, исемеңне кушып эндәшә.
Авылдагы бөтен кешенең дә исемен белә ул — олы-карының да, бала-чаганың да. Урамда уйнап йөргән ыбыр-чыбырны да санлап сөйләшә, аларның уеннарына кызыгып карап тора, үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Үзе дә шул сабыйлар сыман шатлана, бер дә тартынмыйча, кулларын чәбәкләп көлә.
Кыр капкасында бүген дә Сара әби каршы алды мине.
— Кызым, каян кайтып киләсең? Галимулла абзыеңны күрмәгәнсеңдер инде?
Мең мәртәбә яңгыраган, үзәкләремне өзгән шушы сорауны бирәсен белсәм дә, ни дип җавап бирергә белми, каушап, сүзсез калам. Сабыйларча беркатлы, гөнаһсыз, өмет чаткысы белән яшәүче бу карчыкны иркә сүзләр белән юатасым килә. Түгелергә торган мөлдерәмә сагыш тулы зәп-зәңгәр күзләре тоташ яшь пәрдәсе аша карыйлар. Ләкин ул беркайчан да еламый. Яшь чагында күп елап, яше кипкән, диләр. Бу юлы да:
— Шулай инде балам, кая юлдагы бөтен кешене очратып бетерәсең ди. Кайту хәбәрен ишеткәнгә күрә, чыкканыем кана, — дип кенә куйды.Әмма өмет чаткысы сүнмәгән күзләрен миннән алмады.
Бу зарлы күзләргә карау шул кадәр авыр ки, алар сине үтәли күрәләр сыман. Хәтере узган гасырда адашып калган карчыкның әрнүле, сагышлы һәм өмет белән тулы карашыннан бөрешеп киләм.
«Очраткансыңдыр әле, нигә яшерәсең инде, ник кайтмый икән? Беләсеңдер әле…» –дигән кебек, ялынып-ялварып карый ул. Бөтен сере, язмышы күзләрендә чагыла.
…Быел уракка Галимулла белән бергә чыгарбыз, дип сөенеп йөри иде Сара. Узган урак вакытында Котдусы туды, кулына бер учма да алмый калды. Бергә-бергә эшләве күңеллерәк булыр, дип хыялланды.
Ләкин юраганы юш килмәде шул. Сугыш башланып, бөтен хыялларын җимереп ташлады. Галимулла фронтка киткәндә кыр капкасы янында аерылыштылар.
— Мин кайтырмын, Сара, яман хәбәрләр килсә, ышанма! Мин кайтачакмын. Балаларга әйт, көтсеннәр, өметсезлеккә бирелмәгез! Шушы кыр капкасында очрашырбыз, — диде.
Урагын да ялгыз урды, үгез җигеп сука сукалап, чәчүен дә ялгыз гына чәчте Сара. Иң авыр елларда да түзде, балаларын ач итмәде. «Ялгыз түгел, ил белән бит», — дип, сабыр итте. Тик Галимулласының гына: «Мәскәү астында сугышабыз. Мәскәүдән бер адым да артка чигенмәбез», — дигән бер генә хаты килде дә, суга төшкәндәй юк булды. Әмма Сара өметен өзмәде.
— Гел генә хат язып торырга сугыш бит, вакыты да юктыр, үзе кайтып җитәр әле менә, — дип, әтиләреннән хәбәр көткән балаларын юатты.Яу кырыннан килгән кара кәгазьгә дә ышанмады. Эчен ут алса алды, әмма тышка чыгармады. «Үлде» дип язмаганнар бит, «Хәбәрсез югалды» дигәннәр. Күрше авылдан Гайнетдин, «үлде» дигән хәбәре килеп тә, исән килеш кайтып керде әле. Яраланган гына булган. Галимулласы да исәндер. «Көтегез, кайтам!» — диде бит…
Сугыштан соң дистәләгән еллар үтте, күпме язлар, көзләр алышынды. Әмма алар берсе дә Сарага сөйгәненнән хәбәр китермәделәр. Ә ул һаман көтте дә көтте. Гомер буе көтте…
Бетмәсә дә бетми икән кешедә сабырлык, сүнмәсә дә сүнми икән өмет. Уллары-кызлары үсеп җитеп тормыш кордылар, оныклары итәгенә менде. Алары да буй җиткерде. Әмма Галимулласын көтүдән туктамады, кыр капкасыннан күзен алмады. Авылга кайткан бер кешедән: «Күрмәдегезме?» — дип сораштыра торды.
Ял көннәрен дә иртән үк рәеш киемнәрен кия дә, үзалдына сөйләнеп:
— Бүген Галимулла тәгаен кайта, хәбәре бар. Авыл башына чыгып торам әле, — дип, кабаланып кыр капкасына чыгып баса.
Шәһәрдән авылга кайтучы бөтен кешедән сораштырып, барлык машина-тракторларны каршылап, тәмам караңгы төшкәч кенә өенә кайтып китә.
Икенче ялда тагын кыр капкасын саклый. Кыш дими, көзге-язгы яңгыр дими, туңса да, чыланса да кыр капкасында басып тора.
Кайсыбер көннәрдә мул итеп ризык пешерә дә, ашъяулыкка төреп, көянтәсенә асып, кырга чыгып китә. Кая бара ул, кемгә илтә ризыкларын, беркем дә белми.
— Кичә кая барган идең, Сара апа? — дип сораучыларга, ихлас күңелдән:
— Галимулла абыегызның хәлен белеп кайттым әле, — дип җавап бирә.
Баштарак аның бу гадәти булмаган гадәтләрен күреп сәерсенделәр, аннары, авылда «Сара акылга җиңеләйгән икән» дигән хәбәр таралды.
Ни генә сөйләсәләр дә, Сара карчыкның зәңгәр күзләренең нуры китмәде, юләрлек төсмере кермәде. Биш вакыт намазын укып, авырып киткәннәрне дога белән өшкереп, ярдәм күрсәтеп гомер итте. Әмма ял көне җиттеме, кыр капкасына чыгып, яудан кайткан ирен көтү гадәте һәр атнаны кабатлана торды.
— Нигә өеңдә генә утырмыйсың, монда кадәр кайтса, авылга үзе дә керә бит ул, — дип әйтүчеләр дә булгалады. Андыйларга ул:
— Көтеп-көтеп тә күрми калырмын дип куркам, аңламыйсызмыни соң? — дигән сыман аптырап карый да, сүзсез генә китеп бара.
Әмма берәү дә аңа: «Галимулла абзый һәлак булган, кайтмый инде, көтмә!» — дип әйтергә батырчылык итми.
Беләләр, иренең Бөек Ватан сугышында һәлак булганына беркемдә ышандыра алмаячак Сара карчыкны. Ул аның хәтерендә исән килеш яши. Яше түгелергә торган мөлдерәмә күзләр аны тере итеп күрә, бу йөрәк аны исән итеп уйлый, сагына. Хәзер дә әнә, минем: «Юк очрамады шул, бәлки соңрак кайтыр», — дигәнемне тыңлап та бетермичә, машинадан төшүче икенче төркемгә таба китте.
— Балалар, Галимулла абыегыз кайтып килә, дип ишеткәнием, очратмадыгызмы? — дигән соравы ишетелде аның.