Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ник кавышмыйлар дип борчыла идем» – Илфат Фәйзрахмановның кызы кияүгә чыккан

news_top_970_100
«Ник кавышмыйлар дип борчыла идем» – Илфат Фәйзрахмановның кызы кияүгә чыккан
"Татар-информ" архивы

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахмановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – төпчек кызлары Лилия кияүгә чыккан. Сигез ел очрашып йөргән егете Наил белән, ниһаять, бергә булырга вәгъдәләшкәннәр.

«Кадерле кызымның туе. Моңсу да, юк, моңсу түгел, күзләребездә – шатлык яшьләре. Гаиләбезгә унынчы улыбыз булып, Наил килде. Безнең гаиләбездә кияү-киленнәр юк, бар да – улым, кызым.

Моннан егерме ел элек Казан Сабан туе көнендә шушы кызымны югалта яздык. Аллаһ саклады. Мизгелендә яр буена чыгып өлгердем...

Менә бүген туганнарыбыз артты. Сигез елдан артык бергә булдылар, сынаштылар. Беренче мәхәббәтләре, соңгысы булсын. Сокланам, күз тимәсен.

Балаларның бәхетләре үзләре өчен чираттагы уңыш кынадыр бәлкем, әмма әти-әниләр, әби-бабайлар өчен үлчәү берәмлеге булмаган бәхет ул», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан әти кеше.

«Мәктәп бусагасыннан бергә алар. Бүгенге яшьләр арасында мондый озын бергәлек бик сирәктер. Күз тимәсен. Улымны бик ошаттым. Күптән инде. Ник кавышмыйлар, дип борчыла идем», – дип язган булган яшьләрнең никах көнендә үк Илфат Фәйзрахманов.

Лилия белән Наилгә бик күп җылы теләкләр килеп ирешкән. Әлеге изге теләкләргә «Интертат» редакциясе дә кушыла.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100