Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ниһаять, син кайттың...» – Айгөл Бариева ирен төшендә күргән

news_top_970_100
«Ниһаять, син кайттың...» – Айгөл Бариева ирен төшендә күргән
Айгөл Бариеваның Телеграм каналыннан

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм ире Линарны төшендә күргән. Бу турыда ул виртуаль дусларына да сөйли. 

«Ниһаять, син минем төшемә кердең. Нәкъ менә шушы фотодагы кебек матур, шат булып һәм ап-актан киенеп. 

Без балалар белән өстәл артында төшке аш ашый идек. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың. Мин шок халәтендә: «Линар!» – дип кычкырып яныңа чабып килдем. Без кочаклаштык. Төштә еладым һәм, кочаклаган килеш, синең башка китмәвеңне үтендем.

Ә син минем белән биегән кебек елмаеп, колагыма: «Барысы да әйбәт. Миңа китәргә кирәк. Мин анда бер шәп идея уйлап таптым», – дип пышылдадың. 

Күз яшьләремә чыланып уяндым. 

Сине төшемдә бик тә күрәсем килгән иде. Килүеңне сорадым. Нинди идея уйлап таптың син анда, бәгърем?

Аллаһыма шөкер! Күрдем. Бәхетлене күрдем! Рәхәт аңа анда! Күрдем! Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп!

Урыны оҗмахта, рухы шат булсын! Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым», – дип яза җырчы. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның Телеграм каналыннан

«Айгөл, бик матур төш. Линарның урыннары җәннәттә. Төшләргә һәрвакыт шулай матур булып керсен. Сезнең хәер-догада», «Ул сезне күкләрдә килеш тә саклый. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Мин дә төш күрдем. Линар белән озаклап телефоннан сөйләштек. Мин һәрвакыттагыча аңа сораулар яудырдым, ул җавап биреп барды. Кабат әңгәмәбезгә син дә килеп кушылдың», «Сезнең язмаларны укыйм да, бугазыма төер тыгыла. Мин дә иремне төштә генә күрәм хәзер, кабат шатлыктан көне буе очынып йөрим», – дип язып калдырган Айгөл Бариеваның Телеграмын карап баручылар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100