Күптәнге дуэт Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев янәдән тамашачыларын яңа җырлары белән сөендергәннәр.
«Ниһаять! Әлеге җырыбызны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз! Гөлназ Закирова көе, Гөлинә Шәйхи сүзләре.
Сүзләр мәгънәсен җуя барган заманда кешенең һәм сүзнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлаучылар бар әле», – дип тәкъдим иткәннәр җырчылар «Күрешүләр ешрак булсын!» дип аталган уртак иҗат җимешләрен социаль челтәрләрдә.
Җырны сезгә дә тәкъдим итәбез. Килешәсезме, сүзләре чынлап та игътибарга лаек?!