Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Мәскәүдә 31 гыйнварда һәм 1 февральдә узучы Россия чемпионатының ярымфиналына үтте, дип яза «Татар-информ».
Бу аның дисквалификациясе тәмамланганнан соң беренче чыгышы. Чыгышы нәтиҗәсендә ул 29,28 балл җыйды.
«Миңа ышанган барлык җанатарларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Ура. Ниһаять, мин монда. Хисләрне әйтеп бетереп булмый. Миңа калса, бу – соңгы вакытта минем тормышымда булган иң шәп вакыйга - диде ул туры эфирда.
Россия чемпионаты ярымфиналына шулай ук 30,21 балл белән Динә Хөснетдинова үтте.
Камилә Вәлиева – яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионаты призеры, Россия Кубогы җиңүчесе һәм 2022 елда Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.
2025 елның 25 декабрендә фигуристканың допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләнү вакыты тәмамланды. Октябрьдә ул Светлана Соколовская җитәкчелегендә Татьяна Навка академиясендә күнегүләргә кереште. Элегрәк ул Этери Тутберидзе белән хезмәттәшлек иткән иде.