Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ниһаять, күрдек!» – Илсөя Бәдретдинова фатирын күрсәткән

news_top_970_100
«Ниһаять, күрдек!» – Илсөя Бәдретдинова фатирын күрсәткән
Расих Фәсхетдинов

Күпләребезнең, күңел читендә генә булса да, балалыгыбыз, самимилегебез яшәп килә. Яңа ел алдыннан бу хис тагын да көчәя, һәр кеше эчтән генә ниндидер гаҗәеп бер могҗиза өмет итә. Иҗат кешеләре бигрәк тә. Әнә, җырчы Илсөя Бәдретдинова да чыршысын бизәгән дә, шуңа сөенеп, видео төшергән.

«Чыршымны бизәдем ми-и-ин! Ярыймы соң?» – дип сораган Илсөя социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Тик виртуаль дусларын, җырчының чыршысыннан бигрәк, фатиры кызыксындырган. Чынлап та, моңа кадәр Илсөя яши торган урынын социаль челтәрләрдә бик (ә бәлки – бөтенләй дә) күрсәткәне юк иде. Ә монда аның залы, диваны, дәү телевизоры, түшәмендәге тамчыларны хәтерләткән люстрасы күзгә чалынып китә.

«Ниһаять, торган йортыңның бер кырыен күрдек», «Чыршы гына түгел, өең дә бик матур икән», «Үзең кебек затлы, зәвыкле, күркәм, матур, искиткеч барысы да», «Вәт матур, ичмасам, өең – үзең кебек», «Гүзәл кешенең чыршысы да, дөньясы да балкып тора», «Ничек җайлы, уңайлы сездә», – дип комментарийлар калдырганнар аңа.

«Үз көчең белән тапкан малыңның рәхәтен күреп яшә», «Яңа елда яңа бәхетләр сезгә», – дип изге теләкләрен җиткерүчеләр дә булган.

Ә Илсөянең иҗатташ дусты, сәхнәдәше, юмор остасы Данир Сабиров: «Шушы чыршы төбендә синең күзләреңә карап, Яңа ел белән котлап, тыныч кына сыйпап утырасым килә. Миләүшә (хатыны. – авт.) каршы түгел, рөхсәт сорадым. Ул үзе Айдар Галимов янына җыена бугай», – дип көлгән.

Аңа җавап итеп берәү: «Венера Ганиева белән утыр», – дигән.

Видео: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100