Татар эстрадасында популярлашып килүче Рафис Кәлимуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ике учак» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Аны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.
Җырның сүзләрен Ирек Габдрахманов язган, ә көен Булат Шәрипов иҗат иткән.
Җырчының тамашачысы «ниһаять, чыкты бит бу җыр» дип каршы алган премьераны. Комментарийларда «шәп» дип бәя биргән күпчелек.