Җырчы Алинә Даутова белән Ленур Биктимеров мәхәббәт турында матур җыр яздырган.
«Ниһаять, Ленур белән яздырган дуэтыбыз барлык мәйданчыкларга чыкты. Үзебез дә бик көттек. Машинада кычкыртып тыңлап, уйландыра торган җыр», – дип хәбәр итте Алинә әлеге яңалыкны.
«Синнән башка» җырының сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, көен Альфред Якшимбетов иҗат иткән.
Алина белән Ленурның язылучылары җыр хит булачак дигән фикердә. «Матур дэут, тавышыгыз искиткеч», «Бик көчле җыр», – дип язалар аларга.